

Артист сүзләренчә, мондый имеш-мимешләр кайбер массакүләм мәгълүмат чараларында дөрес булмаган язмалар һәм кайбер блогерларның комментарияләре аркасында барлыкка килгән.
- Интернетта күрдем, мин татар эстрадасыннан китәргә җыенам дигән сүзләр яңадан башланды. Дуслар, бу алай түгел. Мин беркая да китмим. Элеккечә татар җырларын яздырачакмын, гастрольләрдә йөриячәкмен һәм тамашачыма хезмәт итәчәкмен. Татар музыкасы минем тормышымның һәм иҗатымның мөһим өлеше булды һәм шулай булып кала да. Әмма параллель рәвештә мин үземне яңа юнәлештә дә сынап карарга булдым — рус телле треклар чыгарырга. Минем өчен бу яңа этап, комфорт зонасыннан чыгу һәм иҗади үсеш мөмкинлеге. Бу татар эстрадасы урынына түгел, аның белән бергә, — дигән Ришат Төхфәтуллин.
Аның сүзләренчә, әгәр кемгәдер аның рус телендәге иҗаты ошамаса, тыңламасыннар. Татар җырларын артист элекке исеме белән чыгарачак, ә рус треклары өчен ул яңа псевдоним — Rishat_THV сайлаган. Рус телендә беренче җыр чыккач, артистка тәнкыйть дулкынын кичерергә туры килә-күп кенә тыңлаучылар артист татар эстрадасын ташлап китә дип уйлаган.
Чыганак: https://kazanfirst.ru/