

"Тик мин максатларым һәм теләкләрем бар дип чыгып киттем. Иң мөһиме – бер генә дә үкенмим. Мәскәүдә апам янында кечкенә генә фатирда тордым.
Студентның акчасы юк бит инде аның, әти-әнидән дә сорау кыен. Мин төрле кастингларга йөри идем, аннары туйларда каверлар җырлый башладым, төрле мюзикл, клипларда төштем, абый белән апам алып барган мәҗлесләрдә җырладым. Соңрак үзем дә туйлар алып бара башладым һәм театрга урнаштым.
Мин нәкъ менә театрда үземә файдалы белем алдым. Көчле актёрлар белән эшләү миңа тәҗрибә тупларга ярдәм итте».
Чыганак: Татарлар. Казан. Татарстан макс каналы