Ринат Рахматуллин: "Тормышта барысы да акча белән бәяләнми"

"Тормышта барысы да акча белән бәяләнми": Ринат Рәхмәтуллин үзенең  СВО зонасында хезмәт итүче дусты Альбертка сюрприз ясаган.

Ринат Рахматуллин: "Тормышта барысы да акча белән бәяләнми"Ринат Рахматуллин: "Тормышта барысы да акча белән бәяләнми"
Ринат Рахматуллин: "Тормышта барысы да акча белән бәяләнми"

Аның сүзләренчә, берничә көн элек дусты белән телефоннан сөйләшкәндә ул улының туе планлаштырылуын белгән, яугир үзе анда кайта алмаган.

 - Бу тормышта бөтен әйбер дә акча белән бәяләнми. Телефоннан шалтыратканда Альбертның улының туенда була алмаячагын белгәч, яшьләрне дә, аларның якыннарын да чын күңелдән сөендерәсем килде. Мин алар өчен зур булмаган сюрприз әзерләдем һәм бәйрәмдә чыгыш ясадым. Яхшы эшләр беркайчан да югалмый, диләр. Бер игелекле эш тә кешене мең бәладән коткара ала. Әгәр минем чыгышым яшьләр йөрәгендә яхшы истәлек булып калса, мин бәхетле булачакмын, - дип язган Ринат Рәхмәтуллин социаль челтәрләрдә.

Артист туйда үзенең берничә популяр җырын җырлаган һәм яшь парны котлаган.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас