

Башта бәясе якынча 600 мең тәшкил иткән, ләкин аңа реклама өчен 50 процентка диярлек ташлама ясаганнар.
Җырчы шулай ук ни өчен операциягә батырчылык итүен сөйләгән. Аның сүзләренә караганда, артистлар иҗат өстендә генә түгел, тышкы кыяфәтләре өстендә дә эшләргә тиеш, чөнки «барысы да матур булырга тиеш».
Шул ук вакытта ул операцияне бары үзе өчен генә ясавын һәм нәтиҗәне халык алдында күрсәтергә җыенмавын ассызыклаган. Гөлназ Асаева бала тапканнан соң хатын-кызның организмында чыннан да үзгәрешләр булуын билгеләп үткән. Шул сәбәпле ул операция ясаган һәм нәтиҗәдән канәгать.
Фото: Гөлназ Асаева социаль челтәрләре