+14 °С
Облачно


- Кызыбызга Киара дип исем куштык. Бу исем аңа бик килешеп тора — Киара Альбертовна. Тәрҗемәдә ул “Кара тәнле чибәр кыз” дигәнне аңлата. Исеме аның тышкы кыяфәтен бик яхшы чагылдыра: кызыбыз минем кебек кара тәнле, әтисе кебек озын буйлы. Аңа ул бик туры килә, — дип аңлатты исем сайлауны Нурминскийның хатыны Алсу.
Алсу сүзләренчә, имам кызының исемен хуплаган. Татар эстрадасының күп кенә артистлары Нурминскийны кызы тууы белән котладылар һәм сайлаган исеменең матурлыгын һәм оригинальлеген билгеләп үттеләр.