Ләйсән Үтәшева Башкортстан турындагы хатирәләре белән уртаклашты

Якташыбызның бүген туган көне икән. 

Ләйсән Үтәшеваның   МАХ-каналыннан.Ләйсән Үтәшеваның   МАХ-каналыннан.
Фото:Ләйсән Үтәшеваның МАХ-каналыннан.

Популяр телевидение алып баручысы һәм блогер үзенең МАХ-каналында гаилә фотоальбомыннан күпсанлы фотосурәтләрен бастырган.

Гимнастка Башкортстанда узган балачагы һәм әнисе турындагы җылы хатирәләре белән уртаклашкан. Ул үзенең МАХ каналында туган көнендә эчке кинопленкасын яңадан әйләндерергә теләвен язган.

“Башкортстан. Раевка. Мин - нәни кызчык. Кешеләргә, шәфкатьлелеккә, могҗизага ышана торган кыз. Әнием һәм туган җирем мине нәкъ шулай тәрбияләде – тормышны яратырга, ихлас тырышып эшләргә һәм хыялланудан туктамаска.

Бу көнне мин һәр ел саен әниемне котлыйм. Чөнки миңа ничә яшь тулса да, бу һәрвакыт аның да бәйрәме. Рәхмәт сиңа, әни, гомер бүләк иткән өчен”.

“Гомер гаҗәеп тиз үтә. Әмма күңелемдә мин үземне 30 яшьләрдә итеп тоям.

Мөгаен, бу гаҗәпләнүемне, яратуымны, укуымны, күп эшләвемне, көлүемне һәм иң гүзәл нәрсәләрнең әле алда булуына ышануымны дәвам иткәнгәдер”.

Үтәшева котлауларга, җылылык һәм мәхәббәт өчен хисләре өчен һәркемгә рәхмәт әйткән: “Мин барыгызны да яратам һәм ихлас рәхмәтләремне җиткерәм. Бүген туган һәркемне котлыйм! Якыннарыгызны саклагыз. Әйдәгез үзебездән соң мөмкин кадәр күбрәк яхшылык калдырыйк”.

Чыганак: bashinform.ru

 

Ләйсән Үтәшеваның   МАХ-каналыннан.
Ләйсән Үтәшеваның   МАХ-каналыннан.
Ләйсән Үтәшеваның   МАХ-каналыннан.
Ләйсән Үтәшеваның   МАХ-каналыннан.
Фото:Ләйсән Үтәшеваның МАХ-каналыннан.
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас