“Шәһри Казан” басмасына биргән интервьюда яшь җырчы Зөлфирә Шәйдуллина гаилә тормышы турында сөйләгән.
– Алмаз белән яшь аермагыз – 10 ел. Мөнәсәбәтләрдә сизеләме бу?
– Сизелә. Кайвакыт аны бөтенләй аңламыйм. Аларның әни белән уртак темалары күп. Дөньяга карашларыбыз аерыла. Әгәр бертөрле булсак, яшәргә кызык булмас иде...
– Димәк, концертта сөйләгән хәлләр чын?
– Әлбәттә. Без ялган әйбер сөйләмибез. Барысы да тормыштан алынган хәлләр. Беренче елны гаиләдә булган бөтен әйберне сәхнәгә чыгып сөйли иде. “Алай ярамый” дигәч, иләк аша уздыра башлады.
– Алмазның холкы җиңел түгел, диләр...
– Аның тиз үпкәли торган гадәте бар. Хәзер инде бераз басыла башлады. Минем дә холкым җиңелләрдән түгел. Кызып китәргә мөмкинменг. Элегрәк мин юл куйсам, хәзер күбрәк Алмаз юл куя.
– Арагызда көнләшү бармы?
– Башта мин көнләшә идем, хәзер Алмаз көнләшә. Әмма алай бәйләнеп, акылдан язып көнләшми, әлбәттә. Бер-беребезгә ышанабыз. Ышану булмаса, бигрәк тә артист халкында, яшәп булмас иде. Шулай да гаилә тормышында сак булырга кирәк...