

“Башкортстан” полкының инженер-сапер ротасының инженер-юл взводы командиры Марсель Фәрхетдиновка “БРның атказанган артисты” дигән мактаулы исем бирелде. Бу хакта Башкортстан Хөкүмәтенең ЦУРдагы оператив киңәшмәсендә республика Башлыгы Радий Хәбиров белдерде.
“Бүгенге көндә Марсель Рафик улы СВОда хезмәт итә", – дип билгеләп үтте төбәк җитәкчесе.
Марсель Фәрхетдинов бүләкләү тантанасында Башкортстан хәрбиләренә ярдәм иткәне өчен бөтен республикага һәм шәхсән Радий Хәбировка зур рәхмәтен белдерде.
"Шулай ук сезгә БР Башлыгының хәрбиләр белән хезмәттәшлек буенча киңәшчесе Алик Камалетдинов өчен рәхмәт белдерәсем килә, ул сугышчылар белән һәрчак янәшә һәм алар үзләре хәл итә алмаган мәсьәләләрне хәл итә. Җиңү безнең кулда булачак. Башкортстан, алга!" – диде Марсель Фәрхетдинов.
Исегезгә төшерәбез, Марсель Фәрхетдинов махсус операция зонасында “Певец” позывное белән хезмәт итә. 2023 елның көзендә Оборона министрлыгы белән контракт төзегәнче Караидел районында туып-үскән җырчы күпсанлы республика һәм төбәкара конкурслар лауреаты булган. СВО зонасында да полкташлары алдында чыгыш ясаган иде ул.
Чыганак: bashinform.ru