Фирдүс Тямаев: Бу җырым Уфага операциягә озата барды

Фирдүс Тямаев яңа җырын тәкъдим итте.

Җырчының социаль челтәре.Җырчының социаль челтәре.
Фото:Җырчының социаль челтәре.

Фирдүс Тямаев үзенең “Ярдәм ит” дигән яңа җырын тәкъдим итте. Ул җырчы өчен бик авыр вакытларда язылган.

Җырның барлыкка килү тарихын социаль челтәрләрдә сөйләгән җырчы.

“Ниһаять, бу җырыбыз әзер, дуслар. Ул мине Уфага, икенче тапкыр аягыма операция ясатырга барганда озата барды.

Кыш... Чистайда концерт куйганнан соң, төнлә Уфага юлга чыктым. Буран себерә, берни дә күренми. Үз-үзем белән сөйләшеп барам: “Фирдүс, эстрададан китәргә вакыт җитте бугай, әле тиз генә аякка баса алмассың, ахры”, – дим.

Шул вакытта флешкамда “Ялгыз торна” җыры бара иде. Флешканы тартып алдым да, форточкадан атып бәрдем. Мин ялгыз, мин берүзем, сердәшче җырым да юк, ул да тынды. Янымда концерт директорым Альбина утырган булган икән, аны да күрмәгәнмен.

Өч көн алдан дустым Рүзәл Минһаҗевка “Ярдәм ит” дигән шигырь язып бирүен сораган идем. Килгән көнне үк көй яздым. Уфага кадәр шул җырны гына диктофоннан тыңлап бардым.

Күңелдә бушлык иде, берни аңламыйм, еларгамы, көләргәме?.. Шул чакта җибәрде Рүзәл миңа шигырен. Түзәлмәдем, күздән яшьләр атылып чыкты. Әлеге җырым белән операциягә дә кереп киттем.

Һәр кешенең үз язмышы, үз тарихы. Бу җырны мин 3 елдан соң гына чыгарырга булдым. Кемнәр көтте? Языгыз әле, аны тыңлап ниләр кичерәсез?

Рүзәл Минһаҗев сүзләре, Фирдүс Тямаев көе”, – дип язган ул

Автор:Язгуль Сафина
Читайте нас