

— Бу яктан мин бәхетле. Икебез дә иҗат кешеләре булганга, Рөстәм мине аңлый. 2015 елдан бирле ул иҗат өлкәсендә эшләми инде. «Нур» театрыннан киткәч, Айдар Галимов төркемендә, аннары Гүзәл Уразова белән эшләде. Соңрак бизнеска күчте. Минемчә, хәзер аңа үз урынында бик рәхәт. Кайчак: «Әйдә, бергәләп эшлик эле, мәсәлән, зур чараларны бергә алып барыйк, син бит «отставкадагы артист», — дип тәкъдим итәм. Әмма ул ризалашмый. Ярдәм итәргә һәрвакыт әзер, ләкин аның ярдәме сәхнә артында кала — минем продюссерым, психологым кебек. Бүген ул бөтен күңеле биреп бизнес белән шөгыльләнә. Ул мине дә, эшемне дә яхшы аңлый. Концертлардан, съемкалардан бик соң кайткан чаклар була. Әмма ул беркайчан да: «Нигә соңга калдың?» — дип төпченми.
Артык сораулар да, көнләшү дә юк. Чөнки ул бу эшнең эчке кухнясын бик яхшы белә. Иҗат өлкәсендә эшләүче кешеләрнең тормыш иптәшләре бу өлкәдән булмаганнарга, миңа калса, авыррактыр.
Икенче яртың белән бер өлкәдә булу — ул бары тик зур өстенлек.
Чыганак: Татар эстрада ВК төркеме