Зөлфирә белән Алмаз Мирзаяновлар: Шулай да була икән...

Сабантуйда татар артистлары Зөлфирә белән Алмаз Мирзаяновларның чыгышлары вакытында кызыклы һәм көтелмәгән хәл булган

Зөлфирә белән Алмаз Мирзаяновлар: Шулай да була икән...Зөлфирә белән Алмаз Мирзаяновлар: Шулай да була икән...
Зөлфирә белән Алмаз Мирзаяновлар: Шулай да була икән...

Татарстанның Кукмара районы Әсән-Елга авылындагы бәйрәмдә тавышлардан курыккан әтәч проводларны өзеп,  музыканы сүндергән. Артистларны көтелмәгән тынлык борчымаган — алар музыкасыз, аннары баян аккомпанементы астында җырлауларын дәвам иткән. Үзенең социаль челтәрләрендә Зөлфирә Мирзаянова: «Чыгыш ясаганда әтәчнең аранжировканы туктату ихтималы бик аз, ләкин нульгә тигез түгел», – дип язган.

Комментарийларда артистлар иҗатын яратучылар бу плюс кына  булды, дип язалар, чөнки кешеләр артистларның фонограммасыз чыгыш ясавын аңлаганнар.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас