Ришат Төхвәтуллин: «Мине нормальный егетме икән ул" дип әйтәләр иде

«Күп еллар дәвамында концертларымда «кайчан өйләнәсең» дип сорап килделәр.

Ришат Төхвәтуллин: «Мине нормальный егетме икән ул" дип әйтәләр идеРишат Төхвәтуллин: «Мине нормальный егетме икән ул" дип әйтәләр иде
Ришат Төхвәтуллин: «Мине нормальный егетме икән ул" дип әйтәләр иде

Мин инде белә идем өйләнәсемне. Тик бу сорау күпләрне борчыды. Бервакыт минем хакта төрле сүзләр дә йөри башлады. «Нормальный» егетме икән ул, өйләнергә уйламый, дигәнне дә ишеткән булды хәтта. Халык күп фикерле. Ничә мең кеше – шул хәтле фикер залда.

Мин әлеге мәсьәләгә күптәннән әзер идем. Тик, бер өйләнгәч, гомерлеккә булсын иде дип, вакыйгаларны ашыктырмадым. Аннан мин үз әти-әниемә карыйм да, тормышта мәхәббәттән тыш сабырлык та кирәк икәнлеген аңлыйм. Миңа кем түзә алыр икән, дидем.

Әлбәттә, кызлар булды, күз алып булмаслык матур кызлар да булды тормышымда. Барысы арасыннан Алияне сайлап алдым. Чөнки ул сабыр, миңа түзә, еллар аша сыналган. Ходай насыйп итсен иде әти-әнием кебек матур гаилә корырга һәм мәңгелеккә бергә булсак иде, дигән теләктә калам».

Чыганак:  Татар Эстрада

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас