Ришат Төхвәтуллин машинасының тәгәрмәче шартлаган: ул Сабантуйга соңга калган

«Бик куркыныч булды»: югары  тизлектә барганда Ришат Төхвәтуллин машинасының тәгәрмәче шартлаган

Ришат Төхвәтуллин машинасының тәгәрмәче шартлаган: ул Сабантуйга соңга калганРишат Төхвәтуллин машинасының тәгәрмәче шартлаган: ул Сабантуйга соңга калган
Ришат Төхвәтуллин машинасының тәгәрмәче шартлаган: ул Сабантуйга соңга калган

Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Ришат Төхвәтуллин юлдагы коточкыч хәл аркасында Буадагы Сабантуйга соңга калуы турында сөйләгән. Артист сүзләренә караганда, ул хәрәкәт итә торган һәм аның күчмә студиясе урнашкан автодомның хәрәкәт иткәндә тәгәрмәче шартлаган.

“6 июньдә бездә бик күп чаралар булды. Без Питрәч, Биектау Сабантуйларында булдык һәм бу көнне кич белән Буада чыгыш ясарга тиеш идек. Беренче ике бәйрәм бик җиңел һәм әйбәт үтте, ләкин Биек Таудан соң, без Буага килеп җиткәч, безнең автодомның тәгәрмәче шартлады. Бик курыктык, бәхеткә, Виталий машинаны тотып кала алды, барысы да яхшы. Шуның аркасында мин Буадагы концертка соңга калдым. Гомеремдә беренче тапкыр уңайсыз хәлдә калдым. Миңа күп шалтыраттылар, без анда 21:00 гә булырга тиеш идек, ләкин без 21.07 дә килеп җиттек, чыгыш ясарга 21:20 гә әзер идек. Мин бер сәгать дәвамында тулы концерт бирергә исәп тоткан идем, әмма мәдәният бүлеге Сабантуйны 22:00 гә кадәр генә уздырырга рөхсәт ителүен кисәтте, нәтиҗәдә, бөтен чыгышка нибары 25 минут вакыт калды”, – дип аңлаткан Ришат. Артист сүзләренчә, бу соңга калу аркасында ул мондый тоткарлык белән канәгать булмаган кешеләрдән бик күп тискәре коммннтарияләр алган, шуңа күрә хәлне аңлатырга булган.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас