Айгөл Габдуллина: Мин кияүгә соң чыктым. Бик соң...

Театрда эшләгән вакытта күп кенә коллегалар тулай торакта яши иде.

Айгөл Габдуллина: Мин кияүгә соң чыктым. Бик соң...Айгөл Габдуллина: Мин кияүгә соң чыктым. Бик соң...
Айгөл Габдуллина: Мин кияүгә соң чыктым. Бик соң...

Аларның нинди авырлыклар белән көрәшкәннәрен күргәч, мин: «Минем балам тулай торакта яшәмәячәк», — дип әйтә идем. Аннары өстәп: «Минем балам җәмәгать транспортында йөрмәячәк», — дия идем. Ничектер шулай үз-үземә бер максат куйдым.

Яшь чакта карьера артыннан чаптым. 29 яшемдә фатир сатып алдым, аннары үз машинамны алдым. Ул вакытта бик күп эшли идем. Кияүгә дә чыктым, барысы да җитеш кебек иде, әмма нәкъ мин теләгән мизгелдә генә Ходай Тәгалә бала бирмәде. Олы кызыбызны ике еллап көттек. Шуңа күрә без аны үзара «Хыял» дип йөртәбез, ә икенче кызыбызны — «Бүләк».

Ни өчен дисезме? Аның туачагын без өч ай үткәч кенә белдек. Йөкле икәнемне бөтенләй сизмәдем. Ротовирус белән авырыйм дип уйладым. Чөнки беренче балам белән токсикозның нәрсә икәнен дә белмәдем. Ә икенчесендә бик каты токсикоз булды, әмма мин аны ротовирус дип уйлап, үземчә дәваланып йөрдем. Һәм бары тик очраклы рәвештә тест ясап кына йөкле икәнемне белдем.

Беренче балабыз — Айябыз — безнең ХЫЯЛ, ә икенчесе — Айдинабыз — БҮЛӘК. Менә шулай: хыял белән бүләк арасында яшибез. Аллаһыга шөкер.

Чыганак: Татар Эстрада

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас