Беркайчан да "җырлама" дип әйтмәде: Ринатның хатыны Динара зур сәхнәгә чыгармы?

Ринат Рәхмәтуллинның яшь хатыны Динара яңа җырлар чыгарырга һәм зур сәхнәгә чыгарга уйлыймы икәнен сөйләгән

Беркайчан да "җырлама" дип әйтмәде: Ринатның хатыны Динара зур сәхнәгә чыгармы?Беркайчан да "җырлама" дип әйтмәде: Ринатның хатыны Динара зур сәхнәгә чыгармы?
Беркайчан да "җырлама" дип әйтмәде: Ринатның хатыны Динара зур сәхнәгә чыгармы?

Бу хакта ул Tatnews Tatar интервьюсында хәбәр иткән. Исегезгә төшерәбез, ире белән бергә ул аның концертларында башкарган ике җыр яздырган.

- Минем сәхнәдә чыгыш ясау турында уйларым юк иде. Бары тик юбилей сезонында бер тапкыр чыгыш ясарга карар кылдыкконцертны  төрләндерәсе килде. Шуннан соң безне “Солянка”га чакыра башладылар, бармыйбыз дип булмый. Аннары банкетларга дуэт итеп чакыра башладылар. Хәзер җәй көне тагын бер җыр яздырып булмасмы дип уйлыйбыз. Әмма альбом эшләү планда юк, ә кешеләр сорагач, җырлар чыгарабыз, –  ди Динара Рәхмәтуллина.

Аның сүзләренчә, ул сәхнәгә омтылмый һәм ояла. Өстәвенә, ул үзенең тавышыннан бик үк канәгать булмавын әйтте, әмма хәзер ул моның өстендә эшли. Мин нәрсә теләсәм дә, Ринат минем яклы. Беркайчан да миңа "җырлама" дип әйтмәде, - дип билгеләгән ул.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас