Гүзәл Уразова: Әбием бу хәлгә ышанмас, әмма сөенер иде...

– Әбиең чын-чынлап җырлый башлаганыңны күреп өлгердеме?– Әбием күреп өлгерде.

Гүзәл Уразова: Әбием бу хәлгә ышанмас, әмма сөенер иде...Гүзәл Уразова: Әбием бу хәлгә ышанмас, әмма сөенер иде...
Гүзәл Уразова: Әбием бу хәлгә ышанмас, әмма сөенер иде...

Беренче уңышларым турында кайтып сөйли идем. Берзаман концертлар белән йөри башладык. Себер ягына концерт белән чыгарга торабыз. Зур «солянка» булырга тиеш. Ул вакытта Элларига 6 ай. Казаннан Себер ягына китеп барабыз. Безнең станция уртада кала. Шул поездга утырдык, ул 2 минут туктап тора, ишек ачылды, әниләр килде, баланы аларга бирдек тә Себергә киттек. Казанга кире кайтканда, баланы шулай безгә кире бирделәр дә, кайтып киттек. Шул заманнарны карт әни искә төшерә иде. «И балам, эшегез бигрәк авыр. Юлда, еракта йөрисез», – дип борчылганы истә. Безнең өчен бик сөенде. «Бигрәк зур концертларда йөрисең. Ничек соң?» – дип сорап та куя иде.

– Хәзерге концертларыгызны күрсә нәрсә әйтер иде икән?
– Хәзер ул бу турларга ышанмастыр. Көн дә концерт, кайвакыт көнгә 2 концерт та бирәбез. Егетләр-кызлар «быел 160 концерт булды» дидеме... Үзем принципиаль рәвештә санамыйм. Күпме көч бар – эшлибез. Безне көткән җиргә барабыз. Шушы хәлгә ышанмас, әмма сөенер иде.

Чыганак: Татар Эстрада Вк челтәре 

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас