

— Абьюзер дип әйтмәс идем. Әмма характеры... Бик таләпчән. Ул – перфекционист. Бөтен әйбер дә идеаль булырга тиеш. Гел дә идеаль түгел инде. Перфекционист булу – аның йөзе.
— Сезнең нянягыз, өй караучыгыз бармы?
— Әнием. Без аны: «Мин сиңа үзем түлим, безнең баланы карарга гына булыш», – дип, эшеннән китәргә күндердек. Чөнки без няняга ышанмыйбыз. Шуңа әнине генә чакырырга булдык.
— Бюджетыгыз уртакмы? Әллә һәркем аерым тотамы?
— Безнең ремонт барганда, акчам булса, алам да куя идем. Үзем теләгән нәрсәләргә — тырнак ясатырга, макияжга — Ришаттан сорарга кыенсынам...
Чыганак: Татар Эстрада ВК челтәре