Марат Яруллин барлык гайбәтләргә җавабын кайтарган. Ул ни дигән?

«Соңгы вакытта миңа һәм шәхсән үземә карата сүзләр бик күп булды. Гастроль туры тәмамланганнан соң бу вакыйгаларга ачыклык кертү һәм берничә сүз язу өчен вакыт табылды.

Марат Яруллин барлык гайбәтләргә җавабын кайтарган. Ул ни дигән?Марат Яруллин барлык гайбәтләргә җавабын кайтарган. Ул ни дигән?
Марат Яруллин барлык гайбәтләргә җавабын кайтарган. Ул ни дигән?

Кызык: кешеләр бөтен хәлне белмичә, бары тик бер якны гына тыңлап, кызганычка каршы, «коймага язылганга» ышанып, кеше турында нәтиҗә ясыйлар. Әмма бу — сезнең хокук дип саныйсыз икән, мин сезнең алда акланырга җыенмыйм.

Кемдер бу хәлдән файдаланып хайп ясарга булды, кемдер — язылучылар җыярга, кемдер — караучылар йә сатып алучыларын арттырырга теләде. Һәркем үзе өчен бөтенләй чит булган ситуациядән файда алырга тырышты. Әгәр сез моңа ирешкәнсез икән — рәхмәт әйтмәгез, Аллаһы Тәгалә сезгә шул юлда бәрәкәт һәм уңыш насыйп итсен!

Кемдер өйләнә, кемдер аерылыша, кемдер очраша, кемнеңдер юллары аерыла — тормыш ул алдан фаразлап булмый торган нәрсә. Бәлки, сезнең дә тормышыгыз камил түгелдер. Шуңа күрә бөтен энергиягезне миңа карата тискәре комментарийлар язып, һәр пост астында пычрак атуга түгел, ә үзегезгә һәм гаиләләрегезгә юнәлтү хәерлерәк булыр. Әгәр шулай итеп мине сындырырбыз дип уйлыйсыз икән, сезне күңелсезләндерергә мәҗбүрмен: сез ялгышасыз, һәм миңа көчләп тагылган фикерләрегез бөтенләй кызык түгел!

Тагын шуны әйтәсем килә: икенче якны «яклап», миңа усал комментарийлар язу урынына, аның концертларына йөрегез, аның залларын тутырыгыз. Шул чакта аңа, кызганычка каршы, быелгы сезондагы кебек, дистәләгән планлаштырылган концертларын күчерергә йә «отменять» итәргә туры килмәс.

Иҗатым турында әйткәндә: минем тарафтан 80нән артык җыр чыгарылды. Сез ул җырларны тыңлыйсыз, кушылып җырлыйсыз, яратып өлгердегез. Шулар арасында Ильмира көен язган 4 җыр да бар: 2 сольный һәм аның белән 2 дуэт. Һичшиксез, бу җырлар артист карьерамда зур роль уйнады. Мәсәлән, «Соңгы бию» җыры 2021 елда чыкты һәм бүгенге көндә дә иң күп тыңланыла торган җырларның берсе булып кала. Ә «Сау бул, мәктәп» җыры күп кенә соңгы кыңгырауларның һәм чыгарылыш кичәләренең гимнына әверелде.

Һәм мин бу искиткеч җырларны иҗат итүдә катнашкан һәркемгә чын күңелдән рәхмәтлемен: сүз авторларына, аранжировщикларга, җырларны яздырган һәм тавышын эшкәрткән кешеләргә, үзебезгә — башкаручыларга һәм, әлбәттә, талантлы композитор Ильмира Нәгыймовага!

Бу тормышта беркем дә уңышлы һәм популяр булып тумый. Мин аңладым: моның артында еллар буе туктаусыз хезмәт, сабырлык һәм йокысыз төннәр тора. Кешене көчләп уңышлы итеп булмый, бернинди миллионнар да, бернинди таныш-белешләр дә ярдәм итмәячәк, әгәр моны кеше үзе теләмәсә. Һәм синең сәхнәдә ничә ел булуың да мөһим түгел.
Мин кечкенә авылда туып үстем һәм кечкенәдән зур сәхнә турында хыялландым. Район концертларыннан башладым һәм хезмәтем, үз-үземә ышануым, тамашачымның ярдәмендә бүгенге нәтиҗәләргә ирештем. Беләм: миңа әле тагын бик күп эшләргә, иҗат итәргә, тамашачыны шаккатырырга кирәк булачак. Шуңа күрә бары тик алга гына барачакмын. Моның өчен минем бөтен нәрсәм бар: янәшәмдә яраткан гаиләм, командам һәм минем тугры, иң яхшы тамашачым.

Шәхси мөнәсәбәтләремә килгәндә, «плинтустан да түбән» дәрәҗәгә төшеп, шәхси тормышым турында сөйләшергә җыенмыйм. Мин моннан югарырак, һәм 4 елга якын бергә булган кеше турында начар сүз әйтергә дә теләмим. Чөнки бу вакыт эчендә бик күп яхшы, матур мизгелләр булды, һәм минем өчен бу әрәмгә узган вакыт түгел.

Гомумән алганда да: элеккеләр турында йә яхшы сөйлиләр, йә бөтенләй сөйләмиләр. Барыгызга да бәхет телим. Тормышыгызда яхшылык күбрәк, явызлык азрак булсын. Чөнки без бу дөньяда мәңгелек түгел».

Чыганак: Марат Яруллинның социаль челтәрләре 

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас