Зәйнәб Фәрхетдинова: "Зөфәр белән бер-беребезне бик көнлибез"

Күптән түгел Казанның Филармония концертлар залында Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинованың концерты булып узган. Концерт алдыннан "Интертат" хәбәрчесе җырчы белән сөйләшеп алган.

-Зәйнәб апа, сез еш кына стилегезне үзгәртәсез. Моны стилистлар белән эшлисезме, йә үзегездә дә дизайнерлык сәләте бармы?

-Әлбәттә, башкаларда бик модалы, заманча киемнәр күреп, кызыккан бар. Тик образлар матур гына булырга түгел, ә буй-сынга да туры килергә тиеш бит. Килешкән кешегә – килешә, килешмәгәнгә – юк. Дөресен әйткәндә, мин стильләремне үзем сайладым, ә аннары белгечләр белән эшкәрттем. Соңгы матур костюмнарымны Гөлнара исемле кыз әзерләде. Материалларын үзем алдым, ә фасоннарын бергә эшкәртеп, әзерләп бетердек.

-Зөфәр абый бу экспериментларга каршы түгелме?

-Беләсеңме, Зөфәр абыең бер дә каршы түгел. Ул киресенчә: «Һаман озын күлмәк киясең, ки кыскарагын да», – ди. Кешегә читтән әйбәтрәк күренә бит. Миңа бер әйбер ошый, ә кырыйдан караганда, икенче төрле күренә.

-Арагызда көнләшү булган бармы?

-Әлбәттә, без бер-беребезне бик көнлибез. Каядыр кем белән булса да озаграк сөйләшеп торсам, көнли Зөфәр. Көнләшергә сәбәп тудырмаска кирәк. Баштарак кеше яшьлек гадилеге белән, колагын салындырып, ышанырга мөмкин. Яшь барган саен: «Миңа бу комплиментлар нәрсәгә кирәк иде инде?», – дип уйлап куясың. Артык комплимент та кирәкми. Яши-яши аңлыйсың, үзеңә-үзең бәя биргәндә генә, барысы да яхшы була. Кешенең сүзе – начармы ул, яхшымы, барыбер булырга тиеш. Иң мөһиме – үзеңне яхшы бел һәм үз юлың белән бар.

Интервьюның дәвамын сылтама аша укый аласыз. 

Автор: Фәйрүзә Гыйниятова. 

Читайте нас