Эверестны яулаган Рөстәм Нәбиев Уфага кайтты (ВИДЕО)

Котлыйбыз!

"Честный репортаж" Телеграм-каналы видеосыннан скриншот."Честный репортаж" Телеграм-каналы видеосыннан скриншот.
Фото:"Честный репортаж" Телеграм-каналы видеосыннан скриншот.

Бүген Рөстәм Нәбиевның Эверестка экспедициясе тәмамланган. Блогер һәм альпинист  Уфага кайтты. Аэропортта аны гаиләсе, дуслары, җанатарлары һәм журналистлар каршы алды. Иң элек ул, әлбәттә, балалары һәм хатынын кочып алды.

“Сәламәт һәм исән-сау килеш кайтуыма бик шатмын. Илем һәм республикам өчен мөһим җиңү  белән кайтуыма шатмын. Шулкадәр күп кешенең мине каршы алырга килүе сөендерде. Җиргә төшү белән хәзер инде экспедициям тәмамланды дия алам “, – диде Рөстәм Нәбиев.

Исегезгә төшерәбез, Эверестка менү 21 май көнне тәмамланды. 8,8 мең метрга Рөстәм Нәбиев бары тик куллары ярдәмендә күтәрелде. Ул янә шундый юлны кулларында үтәргә җөрьәт иткән дөньядагы тәүге альпинист булды.

Экспедиция апрель башында старт алган иде.

Соңгы биш елда Рөстәм Нәбиев Эльбрус (5642 м / 5621 м), Манаслу (8163 м), Арарат (5165 м), Казбек (5033 м), Килиманджаро (5895 м), Аконкагуа (6962 м), Мәхәббәт пигы (2124 м) һәм Ирәмәл (1589 м) тауларына күтәрелде. 

Чыганак: bashinform.ru

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас