Рөстәм Нәбиев Эверестны яулаган

Кеше ярдәменнән башка, тауларга бары тик кулларында гына менүче бердәнбер кеше ул дөньяда!

Армиядә казарма җимерелүдән соң ике аяксыз калган блогер Рөстәм Нәбиев Эверестка менеп җитүен хәбәр иткән (8848,86 м). Ул бары тик кулларында гына менгән.

"Бу тауны яулавымны мине карап, күзәтеп барган һәркайсыгызга багышлыйм. Яшисез икән – көрәшегез! Ахырга кадәр көрәшегез", - дип язган Нәбиев. Ул тауда флаг һәм «Егылып төшкәннән соң тормыш бетә дип уйлаучыларга" дигән язу күтәргән. 

Биш ел эчендә ул Эльбрус (5642 м /5621 м), Манасла (8163 м), Арарат (5165 м), Казбек (5033 м), Килиманджаро (5895 м), Аконкагуа, (6962 м), Мәхәббәт пигы (2124 м) һәм Ирәмәл (1589 м) тауларын яулый. Якташыбыз белән горурланабыз! Афәрин, Рөстәм! ❤ Исән-сау әйләнеп кайт!

Автор:Ләйсән Каспранова
Читайте нас