

Кичә Башкортстанның халык артисты Радик Юлъякшинның концертында билгеле татар җырчысы Әлфинә Әзһәмованы “Башкортстан республикасының атказанган артисты” дигән почетлы исем белән бүләкләделәр.
Бүләкне җырчыга республика Башлыгы хакимияте җитәкчесенең эчке сәясәт буенча урынбасары Данияр Абдрахманов тапшырды.
“Сез бүген олы буыннның гына түгел, безнең яшҗләрнең дә кумиры. Сезгә иҗади удышлар телибез, әле тагын озак еллар безне җырларыгыз белән сөендереп торыгыз”, – диде Абдрахманов.
Әлфинә Әзһәмова – татар һәм башкорт эстрадасында чагу һәм үзенчәлекле җырчыларның берсе. Әлфинә Әзһәмованың тарихының уникальлеге аның зур сәхнәгә яшь чагында түгел, ә 44 яшендә килүе. Бүген 63 яшьлек җырчының популярлыгы чын ренессанс кичерә. Аның тәүге “Төнге урам” һәм “Онытмаган” хитлары яңарыш кичерә һәм яшьләр арасында зур популярлыкка ия. Аны иҗат юлларындагы охшашлыкны билгеләп, “башкорт Кадышевасы” дип йөртәләр.
Чыганак: bashinform.ru