Ильмира Нәгыймова Маратка яшерен рәвештә никах укытырга тәкъдим иткән булган

Мин яраттым һәм аңа   тугры булдым: Ильмира Нәгыймова Марат Яруллин белән бергә яшәп, никахка керергә булган теләге турында әйткән

Ильмира Нәгыймова Маратка  яшерен рәвештә никах укытырга тәкъдим иткән булганИльмира Нәгыймова Маратка  яшерен рәвештә никах укытырга тәкъдим иткән булган
Ильмира Нәгыймова Маратка яшерен рәвештә никах укытырга тәкъдим иткән булган

Ильмира популяр татар җырчысы белән мөнәсәбәтләренең җитди булуын әйткән – алар бергә яшәгәннәр һәм ул Маратка  яшерен рәвештә никах укытырга тәкъдим иткән.  Илмира бу хакта “Башкорт хуҗабикәсе” буларак танылган блогер Миләүшә Шәйхилесламовага ачыктан-ачык интервьюсында сөйләгән.

“Хәзер инде мин хисләргә ышанмыйм. Бу дүрт ел эчендә ул ике төрле тормыш алып барган. Минем йөрәгем әрни, мин бит аңа тугры идем, яраттым. Мин аның белән  гаилә төзергә теләгән идем,  без бу хакта күп тапкырлар сөйләштек. Ул бервакытта “җырчы хатын теләмим, миңа өйдә утыручы хатын кирәк”, – дигәне булмады. Ә хәзер шулай сөйләп йөри.  Без бу хакта сөйләшкән идек, мин концертлар санын кыскарттым, гастрольләргә йөрми башладым, өйдә утырырга, бала табарга әзер идем.

“Ул минем белән ни өчен очрашкан? Нигә мәхәббәт анты биргән? Мин аңа үзем язган җырларны башкаруны тыярга теләгән идем. Тик миңа аның башкаруында бу җырларны яраткан фанатлар кызганыч. Җырласын. Әгәр концертларда кайдадыр күрешәсе булса,  мин анда бармыйм. Яки минем чыгышны программа башына,  аныкын ахырына куюны сорыйм”, - дип билгеләгән ул. Нәгыймова сөйләгәнчә, ул Марат өчен җырларны бөтенләй бушка язган. Моннан тыш, аңа кыйммәтле бүләкләр бүләк иткән — мәсәлән, 130 меңгә кроссовкалар алып биргән. Шулай ук  Марат Ильмира  белән параллель рәвештә дүрт ел дәвамында  30 кыз белән очрашканлыгы турында дәлилләре бар, дип хәбәр иткән.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас