Элвин Грей Әлфинә Әзһәмовага Филипп Киркоров стилистыннан күлмәк тектергән

Татарстан һәм Башкортстанның атказанган артисты, БР халык артисты Элвин Грей танылган татар җырчы Әлфинә Әзһәмовага мәшһүр Мәскәү дизайнеры Игорь Гуляевтан күлмәк бүләк иткән.

Элвин Грей Әлфинә Әзһәмовага Филипп Киркоров стилистыннан күлмәк тектергәнЭлвин Грей Әлфинә Әзһәмовага Филипп Киркоров стилистыннан күлмәк тектергән
Элвин Грей Әлфинә Әзһәмовага Филипп Киркоров стилистыннан күлмәк тектергән

 Бу хакта җырчы «Интертат»ка биргән интервьюсында сөйләгән. Гуляев Русия эстрадасының күп кенә йолдызлары — Филипп Киркоров, Лолита, Надежда Бабкина һәм башкалар белән эшли. Элвин Грей да  бу стилистта киенә икән.

“Радик (Элвин Грей) аның концертында чыгыш ясарга тәкъдим иткәч, мин иске күлмәкләрдән чыгыш ясарга теләмәвемне, әмма яңасына заказ ясарга өлгермәячәгемне әйттем. Ул мине тынычландырды: «Борчылма, Әлфинә апа, үзебез тегәбез»,  диде. 

"Радик стилист Игорь Гуляев белән эшли. Мин үземнең размерларымны бирдем, Гуляев күлмәкләрне тегеп җибәрде. Мөгаен, мондый танылган дизайнердан күлмәк тектерү  арзан түгелдер, әмма Радик бәясен әйтмәде, сезгә миннән бүләк",–  диде, - дип сөйләгән Әлфинә Әзһәмова. Аның сүзләренчә, ул күптән инде Элвин Грей белән дуэт җырларга теләгән, һәм ул «Онытмаган» җырын бергә башкарырга тәкъдим белән шалтыраткач, Радик идеяне хуплаган. 

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас