

Бер тәүлек эчендә җыр 1 млн карау җыйган. Шул ук вакытта Башкортстанның атказанган артисты Марат Яруллин Бабек Мамедрзаев белән берлектә шундый ук исемдәге трек чыгара.
Моннан тыш, «Татар кызы» җырын җырчы Зарина Асылкаева һәм блогер Эльвира Хан чыгарды. Блогер раславынча, бу җырның идеясе аныкы һәм алар хитны ел дәвамында әзерләгәннәр. “Кызганычка каршы, без бу идеяне икейөзле кеше белән уртаклашканбыз һәм хәзер ике артистның бер исемдә трегы чыкты. Мин чит пиар корбаны булдым дип шикләнә башладым. Әгәр дә бу шулай булып чыкса, мин барысын да сөйләп бирәчәкмен, чөнки ул кешегә ышана идем. Өченче якның нинди шок хәлендә булуын күз алдына китерәм, ул гомумән болардан хәбәрдар түгел”, – дип язды Эльвира Хан.