Марат Яруллин: "Гаиләдә ике артист була алмый"

Популяр җырчы Марат Яруллин булачак хатынын нинди итеп күрүе турында сөйләгән.

Марат Яруллин: "Гаиләдә ике артист була алмый"Марат Яруллин: "Гаиләдә ике артист була алмый"
Марат Яруллин: "Гаиләдә ике артист була алмый"

Аның фикеренчә, гаиләдә ике артист була алмый, шуңа күрә ул хатынын артистлар даирәсендә сайламас иде. Ул бары минем янда гына булырга тиеш. Иҗади мохиттән булмасын. Ике артист булганда икебез ике якта гастрольләрдә йөрибезме? Гаиләдә ике артист була алмый. Хатын-кыз – гаилә учагын саклаучы”, –  дип сөйләгән Марат Яруллин Maidan TV га.

Яңа шартларны исәпкә алып, артистның фикере аеруча кызыклы яңгырый. Моннан берничә көн элек танылган җырчы Илмира Нәгыймова шаккатыргыч белдерү ясады — ул һәм Марат Яруллин дүрт ел яшерен очрашканнар, ә татар эстрадасының иң буйдак җырчысы буларак танылган җырчының җанатарларын югалтудан курыкканы өчен мөнәсәбәтләрен яшергәннәр. Нәгыймова белдергәнчә, ул аларның мөнәсәбәтләре турында ачыктан-ачык сөйләгәннән соң, аңа бу чорда Марат белән очрашкан 30дан артык кыз язган. Хәзер Нәгыймова Яруллинга аның өчен язган «Минем серем» һәм «Сау бул, мәктәп» җырларын башкаруны тыярга тели.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас