

Татарстанның халык артисты Раяз Фасихов һәм Татарстанның атказанган артисты Данир Сабиров ни өчен никах балдагын кимәү турындагы сорауга җавап бирделәр, дип хәбәр итә TMTV.
— Мин еш кына баян, гармун һәм башка уен коралларында уйныйм. Йөзек уен вакытында бик нык кыса һәм комачаулый, дөресен әйтәм. Әмма мин беркайчан да беркем алдында да өйләнгән булуымны яшермәдем, – дигән Раяз Фасихов.
- Безнең хатыннар барлыгын болай да бөтен халык белә, – дип өстәгән Данир Сабиров. Шуның өстенә, артист «иптәше» нең (хатынының) бу карар белән риза булуын җиткергән.
Чыганак: https://kazanfirst.ru/