“Кайвакыт елап ятам": җырчы Гөлназ Асаеваны хейтерлар рәнҗеткән

“Кайчакта елап ятам": җырчы Гөлназ Асаева хейтерларның артистларны ничек рәнҗетүләре турында белдергән

“Кайвакыт елап ятам": җырчы Гөлназ Асаеваны хейтерлар рәнҗеткән“Кайвакыт елап ятам": җырчы Гөлназ Асаеваны хейтерлар рәнҗеткән
“Кайвакыт елап ятам": җырчы Гөлназ Асаеваны хейтерлар рәнҗеткән

Танылган җырчы Гөлназ Асаева үзенең социаль челтәрләрендә хейтерларга ачулы мөрәҗәгать чыгарган. Аның сүзләренчә, кайвакыт аларның сүзләре бик нык күңелне яралый. Җырчы кешеләргә аларның башкаларга язган сүзләрен үлчәргә киңәш иткән.

 “Блогерларның һәм артистларның йөрәге юкмы әллә? Аларга да авыр. Кайвакыт син комментарийлар укыйсың да утырып елыйсың. Күз алдына китерәсезме, кайвакыт мондый хәлләр дә була. Минем белән юл-транспор һәлакәте килеп чыккач, миңа «син исерек идең», «син наркоманка» һәм башка сүзләр яздылар. Сез мине берничек тә реакция ясамадым дип уйлыйсызмы? Беләсезме, ничек авыр иде. Юк-барны язып ятканчы язганчы, башыгыз белән уйлагыз”, — дигән Асаева.

 

 

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас