+15 °С
Облачно


«Районыбыз зур югалту кичерә… Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны, районыбызның кадерле аксакалы Сафин Габдрахман ага 104 яшендә арабыздан мәңгелеккә китте. Габдрахман аганың якыннарының авыр кайгысын уртаклашам», дип язган үзенең сәхифәсендә Арча районы хакимияте башлыгы Алмаз Хисаметдинов.
Чыганак: https://matbugat.ru/news/?id=50802