Данир Сабиров хатыны Миләүшә белән Казандагы приютка волонтер булып барган

Популяр татар җырчысы Данир Сабиров хатыны Миләүшә белән Казандагы приютка волонтер булып барган.

Данир Сабиров хатыны Миләүшә белән Казандагы приютка волонтер булып барганДанир Сабиров хатыны Миләүшә белән Казандагы приютка волонтер булып барган
Данир Сабиров хатыны Миләүшә белән Казандагы приютка волонтер булып барган

Алар азык-төлек алып, мохтаҗларга кайнар аш ашаткан һәм аларга үз җырларын бүләк иткән. Данир Сабиров матди ярдәм генә түгел, аралашуның да кешеләр өчен әһәмиятле булуын билгеләп үтә.

Өлкән яшьтәге абый апалар артист белән үзләренең авыр язмышлары белән уртаклашкан. Биредә яшәүче өлкәннәр  — авыр тормыш хәлендә калган кешеләр. Данир Сабиров аларга май аенда концерт программасы белән килергә вәгъдә иткән һәм хәйриячелекнең мөһимлеген ассызыклаган.

Фото: Миләүшә Сабированың социаль челтәрләре

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас