

Фирдүс Тямаев Казандагы концертлардан соң алган тәэсирләре турында сөйләгән, ул рәттән 12 концерт куйган. Блогер Олеся Лесная аның хәле һәм шулкадәр күп концертлар уздыруның йогынтысы турында кызыксынган.
“Мин арыганлык тоймыйм. Алтынчы һәм җиденче концертларда бераз авыррак булды. Атна буе миңа системалар куйдылар, фониатр көн саен тавыш бәйләмнәрен тонуста тоту өчен килә иде, чөнки концерт 4 сәгать 20 минут дәвам итә — басым көчле, быел программа үзенчәлекле, яңа җырлар күп, һәм аларның һәркайсына без яңа биюләр, шоулар куйдык. Махсус бу сезон өчен 200гә якын костюм тектердек, костюмнарга гына 7 млн сум акча китте, — дип сөйләгән җырчы. Аның сүзләренчә, ул үз тамашачысына рәхмәтле. Тямаев тулы заллы 12 концерт уздыруны әһәмиятле нәтиҗә дип атаган. Быел аның иҗат юлына инде 14 ел, хәзер ул инде 15 нче юбилей сезонына әзерләнә.