

Башкортстаннан Roza Fa исемле музыкант һәм композитор дельфиннар өчен курайда уйнап, аларны моң белән чакыруын күрсәткән. Видео ачык диңгездә төшерелгән. Яшь кыз сүзләренчә, курайда уйнау уе аңа тәүге тапкыр ирекле дельфиннар көтүе арасында йөзгәндә килгән. Ике елдан соң ул диңгезгә корал белән әйләнеп кайткан инде.
“Сәяхәтебезнең беренче көнендә үк яхта янына безне сәламләргә һәм курай моңын тыңларга дельфиннарның зур көтүе йөзеп килде. Соңрак дельфиннар турындагы китапта алар турындагы беренче мәгълүматны бер монах манускриптында (Манускрипт – борынгы кулъязма. Авт.) очратуларын белдем. Манускрипттагы сурәттә монах дудкада уйный, ә яр белән янәшәдә дельфиннар йөзеп йөри”, – дип язган музыкант кыз.
Чыганак: bashinform.ru