

Мәскәүдә аның концертларының махсус кунагы РФ халык артисты, танылган җырчы һәм продюсер Олег Газманов булды, алар аның белән бергә «Звездочка в стакане» җырын башкардылар.
«Радик – молодец. Карагыз, нинди тулы зал җыйган. Мин ышанам, сез аның белән гомерлеккә бергә булырсыз. Ул, мөгаен, без ир-атлар дуэтын яздырган бердәнбер артисттыр, – ди Олег Газманов.
Икеартистны инде берничә ел дуслык бәйли, Элвин Грей хәтта Русия эстрадасы Мэрында кунакта да булган. Бу Газмановның Элвин Грей концертларына беренче тапкыр гына баруы түгел.
"Олег Газмановка – ташып торган энергия, намус һәм гаҗәеп талант символына әверелгән кешегә хөрмәтем һәм рәхмәтем чиксез. Аның белән дуэтта җырлау минем өчен чыгыш кына түгел, ә иҗади үсеш, — ди тәэссоратларын уртаклашкан Элвин Грей.