

Саксофонда да уйный, җырлый да. Айратның үзенең тамашачылары барлыкка килде.
Яшь талант социаль челтәрләрен дә актив алып бара.
Соңгысында ул Татарстанның халык артисты Вадим Захаров төркеменнән китүенә шат булуы турында пост язды.
«Сторисларыма: «Синең Вадимнан китүеңә без бик шат», – дип яздылар. «Мин дә шат Вадимнан китүемә», – дип язган идем, кемнәрдер моңа үпкәләде. Нигә үпкәләргә инде, чын күңелдән яздым бит. Мин хәзер Ләйлә Галиевада эшлим. Ләйлә Галиева миңа җырларга бирә. Вадим миңа мәңге җырларга бирмәс иде. Шул ук вакытта мин Вадимга чын күңелдән рәхмәтлемен. Аны бик хөрмәт итәм», – ди Айрат.
Фото: видеодан скрин