Фирдүс Тямаев: Гаиләм ел ярым шок хәлендә булды

Фирдүс Тямаев аның һәм якыннарының тормышындагы авыр вакытлар турында сөйләде

Фирдүс Тямаев: Гаиләм ел ярым шок хәлендә булдыФирдүс Тямаев: Гаиләм ел ярым шок хәлендә булды
Фирдүс Тямаев: Гаиләм ел ярым шок хәлендә булды

Популяр артист Фирдүс Тямаев кызына карата зур мәхәббәте турында сөйләде. Әмма, аның сүзләренә караганда, барысы да җиңел бирелмәгән. Бу хакта артист «Интертат»ка биргән интервьюсында сөйләде.

 "Мәрьям, гаиләбезне бердәмләштереп, безне якынайтты. Без барыбыз да аның алдында кылдан йөргән кебек йөрибез. Мин кызның әтисе булуым өчен чиксез рәхмәтле, бу бөтенләй башка хисләр. Бер яшендә үк ул сөйләшә башлады, миңа «әти» диде. Аны социаль челтәрләрдә куймаска тырышам, күз тидерәсем килми.  Ләкин аның характеры ай-ай-ай, һәрвакыт үзенчә эшли. Мөгаен,  миңа охшаган", дип сөйләде артист.

Аның сүзләренә караганда, беренче ел бик авыр булган, чөнки бала бик каты  елаган. "Гаилә ел ярым шок хәлендә иде", -  ди җырчы. "Әгәр элегрәк миңа балаларның шулай елавы мөмкин дип әйтсәләр,  ышанмас идем, мин ул кешене кызганыр идем. Өйдәге атмосфера  гастрольләрдә дә сизелә иде. Шалтыратам, Резеда елый, аның кәефе юк. Мондый мизгелләрдә якын кешең янында буласы килә. Бик авыр булды. Шуңа күрә минем бер генә теләгем бар: барлык балалар да сәламәт булсын, еламасын", - ди Тямаев.

Фото: Фирдүс Тямаевның социаль челтәрләреннән

 

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас