Марат Яруллин Илмира Нәгыймова турында: У этой курицы и правда есть моң

Сәхнәдә мыскыл иткән: Марат Яруллин тамашачылар алдында Илмира Нәгыймова тавышыннан көлгән.

Марат Яруллин Илмира Нәгыймова турында: У этой курицы и правда есть моңМарат Яруллин Илмира Нәгыймова турында: У этой курицы и правда есть моң
Марат Яруллин Илмира Нәгыймова турында: У этой курицы и правда есть моң

Күңелсез хәл Башкортстанның атказанган артисты Марат Яруллин концертларының берсендә була – сәхнәдә үк ул күптән түгел дуэтлар башкарган, шактый якын аралашкан һәм дус булган танылган татар җырчысы Илмира Нәгыймова тавышыннан көлә.

Инцидент видеосы белән җырчының бер язылучысы уртаклаша, ул үз чиратында моны социаль челтәрләрдәге үз сәхифәсенә урнаштыра.

“Үзем тыңлыйм, үзем аңламыйм, бу тавыш кемгәдер охшаган – ниндидер артистканың тавышы хәтерләтә. Нәгыймованыкы –  йөз процент. Бу тавыкның чыннан да моңы бар. Моң булса, нишлисең”, – ди Яруллин тавык сурәте төшерелгән зур экран фонында сәхнәдән.

Декабрь аенда ук Илмира Нәгыймова Марат Яруллинны үзенең ярдәмчесе дип атаган иде, артистлар якын аралаштылар, шулай ук дуэтлар башкардылар.

Бу инцидентка Илмира хәзерге вакытта берничек тә комментарий ясамады, әмма Нәгыймованы сөючеләр артистның ямьсез кыйланышына ачулары чыга.

Чыганак: https://kazanfirst.ru/

 

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас