

Апастагы концертта җырчы Марат Яруллинның футболкасын урлаганнар
Күңелсез хәл турында артист үзенең социаль челтәрләрендә сөйләде. Каракны таба алмаганнар, шуңа күрә җырчы аңа социаль челтәр аша мөрәҗәгать иткән.
- Бүген Апаста конөерт булды. Ләкин мин концерттан соң күңелсез хәл турында сөйләргә теләр идем. Безнең үзебезнең логотиплы футболкалар, худилар, ручкалар, блокнотларыбыз һәм башка әйберләр барлыгын беләләр. Бүген концерттан соң безнең футболканы урладылар. Мин моны кем эшләгәнен белмим — бәлки, ул олы кеше булгандыр,ә бәлки, бала яки яшүсмер. Проблема анда түгел. Кызганычка каршы, бу кешегә әти-әнисе тиешле тәрбия бирә алмаган. Бәлки, бу кеше бу футболканы бик теләгәндер, яисә, аның акчасы булмагандыр, ләкин бу аңа чит әйберне болай гына алырга хокук бирми. Ул безгә болай гына эләкмәде — без аның өчен акча түләдек. Мин бу кешегә әйтәсем килә – бу бик ямьсез һәм бик түбән гамәл. Мин синең болай бүтән беркайчан да эшләмәвеңне телим, – ди Марат Яруллин.
Чыганак: https://kazanfirst.ru/