Рөстәм Асадуллинның яңа, үзенчәлекле җыры дөнья күргәч, бик күпләрне "фа-фа-фа" сүзтезмәсенең нәрсә аңлатканы борчыгандыр. "Мәйдан" телеканалы бу хакта җырчының үзеннән сорашкан.
"Бу җырны мин 18-20 ел элек язган идем. Дөресен әйткәндә, ул ике җырдан тора иде, мин аларны куштым. Җырлаганда ул сүзләр урынына "ла-ла-ла", "на-на-на" дип җырларга булыр иде. Тик мин "фа-фа-фа" дип җырлый башладым. "Аха, бу бит фишка", – дип уйладык та, шулай калдырдык. Бу бернәрсәне дә аңлатмый", – дигән ул.
Әлеге каналны карап баручылар да җыр турында үз фикерләрен язып калдыраганнар.
"Мәгънәсез җырлар белән дөнья тулды, "Элекке җырлар – "Күзләремә бер каравың җитә", хәзергеләре – "Фа-фа-фа". Регресс", "Мыгырдап торган кызыңнан башка гына җырлап кара әле. Яхшырак булмасмы икән", – дип тәнкыйть сүзләре җиткергәннәр Рөстәмгә.
"Рөстәм, берәүне дә тыңлама. Шәп җыр", "Шунда ук башка кереп кала торган җыр. Күңелне күтәрә", "Кызым йоклап китәр алдыннан шул җырны сорый. "Фа-фа" дип, йоклатып җибәрәм. Супер җыр", "Соңгы вакытта иң яраткан җырларымның берсе", – сыман, Рөстәмнең иҗат җимешенә уңай бәя бирүчеләр дә күп.
Җырчының бу хактагы видеоязмасын сылтама аша карый аласыз.