Барлык яңалыклар

Элвин Грейның хатыны: "Көтеп алынган шатлык"

Татарстанның атказанган, Башкортстанның халык артисты Элвин Грейның хатыны – блогер Инзилә Юльякшина социаль челтәрдәге сәхифәсендә гаиләдәге яңалык турында сөйләгән: алар песиле булган.

Элвин Грейның хатыны: "Көтеп алынган шатлык"
Элвин Грейның хатыны: "Көтеп алынган шатлык"

Артистның хатыны әйтүенчә, Элвин Грейны бик озак моңа күндерергә туры килгән, дип яза “KazanFirst”.

Песигә Луна дигән кушамат уйлап тапканнар. Шотландиянең салпы колаклы токымлы мәчесе – Инзиләнең күптәнге хыялы булган. Ләкин иренең генә өйгә мәче-мазар кертәсе килмәгән. Хуҗабикә әйтүенчә, песи  йортларына тиз ияләшкән.

– Кыскасы, бездә күңелле хәзер. Песиебез пәйда булды. Бөтен эше - уйнауда, әле тагын сугыша да, – дип билгеләп үткән Элвин Грей.

Сүз уңаеннан, моңа кадәр җырчы тәнендәге майны суырту буенча операция ясатуын таныган. Үзе әйтүенчә, депрессиядән җәфа чиккәндә, гормональ препаратлар куллану сәбәпле, нык кына тазарган. Шуңа күрә хирург өстәленә ятарга карар кылган.  Операциядән соң артист бик тиз савыккан, ләкин янә тазарган.

Чыганак: https://kazanfirst.ru/news/muzh-dolgo-ne-hotel-supruga-elvina-greya-rasskazala-o-popolneniya-v-seme

 

Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас