Барлык яңалыклар

Руслан Кирамутдинов: Шәһәр баласы булсам да

– Руслан, шәһәр баласы була торып, татарча сөйләшүне ничек онытмадың?

Руслан Кирамутдинов: Шәһәр баласы булсам да
Руслан Кирамутдинов: Шәһәр баласы булсам да

– Ничәдер яшькә кадәр рус телен бөтенләй белмәдем. Урамда яки кибеттә яшьтәшләремнең русча сөйләшкәнен ишетсәм, әнидән тәрҗемә итеп бирүен сорый идем. Һәрвакыт татар мохитендә булдым: татар телле балалар бакчасына йөрдем, 29нчы татар гимназиясен тәмамладым. Балачагым Чаллы белән авыл арасында үтте. Ике якны да тигез күреп үстем. Әтием – Менделеевск районы Сарсаз авылыннан.  Әти башта заводта, аннары башка оешмаларда хезмәт куйды. Әнием – Лениногорск районы Яңа Иштирәк авылында туган, 20 еллап “КамАЗ” заводында эшләде. Алар шул заводта танышып кавышканнар да инде. Гомумән, Чаллы заводы күпләрне кавыштырган урын ул. Гаиләдә мин – төпчек, бертуган абыем бар, ул өйләнгән, ике бала әтисе. Хәзерге вакытта гаиләсе белән Ижауда яши.Р

Русланның концертында кемнең булганы бар? Кайсы җырларын кат-кат тыңларга әзерсез?

Чыганак: https://vk.ru/wall-8323790_91130

 

Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас