Менә минем хатын турында да «үз-үзен карамый» дип язалар. Әйе, минем хатын иренен зурайтып, артын күпертеп, дискотекаларда кыска итәкләрдән йөрүче хатын-кыз түгел. Ул алай йөрмәячәк тә, чөнки аны шулай тәрбияләгәннәр. Мин үзем дә, шаян рухлы булсам да, концертлар куйсам да, алай дискотекаларда йөрүчеләрдән түгел.
Тормыш иптәшем белән бергә матур гына яшәргә иде. Чөнки бүгенге заманда аерылышулар болай да бик күп. Балаларыбызны исән-имин аякка бастырырга иде. Без ир-атларның болай да Аллаһы Тәгалә каршында бурычларыбыз бик күп», - ди популяр эстрада җырчысы.
Чыганак: https://vk.com/tatar_estrad