Барлык яңалыклар

“Хаталарым өчен җавап бирәчәкмен...”

Гөлназ Асаева авариядә имгәнгән ханымның хәле турында хәбәр итте.

Башкортстанның атказанган артисты Гөлназ Асаева аның гаебе аркасында булган авариядә күпсанлы җәрәхәтләр алган ханымның хәле турында сөйләде. Җырчы сүзләренчә, аңа тагын бер операция ясарга тиешләр.

Артистка үз җанатарларын зыян күрүченең сәламәтлеге өчен дога кылырга сораган. Шулай ук ул юл-транспорт һәлакәте өчен җаваплылыкны тулысынча үз өстенә алуын белдерде.

Мин хаталарым өчен җавап бирәчәкмен. Мин беркайчан  әти-әнием атына кача торган кеше булмадым. Минем кайсыбер проблемаларым турында алар белмәде дә, мин аларны үзаллы хәл иттем. Һәм бу юлы алар мине акларга теләми, чөнкиии без гаделлек ягында. Гаеплемен һәм җаваплылык минем өстә”, – дигән Гөлназ Асаева.

Төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматы буенча, бүгенге көндә авариядә җитди җәрәхәтләр алган ханымның хәле артача авырлыкта һәм тотрыклы дип бәяләнә.

Исегезгә төшерәбез, Гөлназ Асаева Бәләбәй районында трассада авариягә эләкте. Юл һәлакәтендә 4 кеше каза төрле тән җәрәхәтләре алды, шул исәптә җырчы үзе дә.

 Чыганак: bashinform.ru

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас