Билгеле актёр – Русия һәм Татарстанның атказанган артисты, телевидение алып баручысы, комик, “Квартет И” Мәскәү театры актёры (“О чем говорят мужчины”, “День выборов”, “День радио”, “Один день в Стамбуле”) Камил Ларин “Мой парень, манекен” фильмының ябык күрсәтүе уңаеннан Уфага килгән.
Романтик фэнтези-мелодрамада Камил сәүдә-күңел ачу комплексы директоры, башкорт гаиләсендә әти ролен уйный. Съемкалар Уфаның “Планета” сәүдә-күңел ачу үзәгендә, Арт-квадрат, Уфа урамнарында, Торатау шиханында һәм республиканың башка истәлекле урыннарында узган. Айгөл Үтәгәнова продюсер Тимур Абдуллин белән берлектә сценарий язган фильмга милли колорит үрелгән, анда күп кенә башкорт сүзләре очрый.
Камил Ларин аңа төрле халыкларның гореф-гадәтләре бик кызыклы булуын сөйләде. Ул балачактан совет киносында тәрбияләнүен аңлатты, анда грузин, әрмән, Әзербайҗан һәм башка фильмнар өстенлек иткән.
–Бәлки, мин үзем татар булгангадыр, шундый кинолар ошый иде, миңа һәрчак башка милләтләр мәдәниятләре кызыклы булды. Ул фильмнар аша син кешеләрне беләсең, – ди актёр. – Мин Мәскәүдәге премьерада булдым, анда да барсына да кызыклы булды.
Актёр Волгоградта татар гаиләсендә туып-үсүен сөйләгән, һәм аның фикеренчә, җирле татарлар дөресрәк исәнләшә.
–Казандагы татарлар үзләрен чын татарлар дип саный. Мин сорыйм: сез ничек исәнләшәсез? Алар: “Исәнмесез”, – ди. Ә бездә – “Саулармысыз”. Әйдәгез әле ачыклыйк! “Исәнмесез” “Сез исәнме?” дип тәрҗемә ителә, ә “Саулармысыз” – “Саумы сез?” дип. Әйтик, каршыга кеше килә, ди, ә син аңардан исәнме дип сорыйсың, – дип көлә. - Алар аптырый иде инде, әлбәттә.
Чыганак: bashinform.ru
P.S. Хәер, Башкортстанда да “исәнмесез” дип исәнләшәләр, бәлки, Камил Ларинга очраган җирле татарлар бездә “саумысыз” дип исәнләшәләр дигәндер. Андый вариант та бар. Шулай да республикада Идел буе татарларына хас булганча “саулармысыз” дип исәнләшүче юк. Булса да, шул як татарлары гына ул сүзне кулланадыр.