Ул: "10 март Туймазыда концерт була”, - дигән. Бу акчалардан шулай ук зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтеләчәк дип язган ул Телеграм-каналында. Моңа кадәр Гөлназ Асаева: "Зыян күргән гаиләнең рөхсәтен алмыйча, концертларны дәвам итмим", - дигән иде.
- Ул көнне рульдә биюче булырга тиеш иде, әмма аның сәламәтлеге бераз какшады, шуңа ул ял итсен өчен рульгә үзем утырдым. Менә нинди нәтиҗә... Бу хәлдән беркем дә тулысынча саклана алмый. Һава торышы, чыннан да, начар иде. Буран, бозлавык булу сәбәпле мине каршы як полосага алып атты. Машина белән идарә итүне югалттым. Берни эшләп булмый иде, кызганыч. Мин хейтерлар алдында акланмыйм, акланыр кешеләрем бар. Мин һәрвакыт үз гамәлләрем һәм сүзләрем өчен җавап бирәм. Барысы да канун буенча булачак. Беркем дә җаваплылыктан качмый, зыян күрүчеләр белән һәрдаим хәбәрдә торам. Хәлемнән килгәнчә ярдәм итәчәкмен. Хәзер без Ирина һәм Айрат Даутовлар өчен дога кылабыз, - дип язган иде Гөлназ.
Бу хакта "Шәһри Казан" яза.