

Заһир Зәйнетдиновның нәнәсе үлгән. Музыкант социаль челтәрләрдә якын кешесе белән хушлашырга кайта алмавына үкенеп язган.
“Бу хәл көтелмәгәндә булды, һәм мин, кызганычка каршы, хушлашу вакытында анда була алмадым, чөнки еракта идем. Без картәнием белән бик якын идек, мин аны бик яраттым”, – дип язган Заһир Зәйнетдинов.
Артист картәнисе исән чакта аның хыялын тормышка ашырып өлгерүен язган.
“Берничә ел элек без картәнием 40 еллап карап, курчалап торган чишмәне төзекләндердек. Бу чишмә хәзер аның исеме белән (Тутыя) йөртелә. Картәнием турында истәлек безнең йөрәкләрдә яшәсен өчен, мин бу урын турында гомерем буе кайгыртырга вәгъдә итәм", – дигән артист.
Чыганак: bashinform.ru