Артур Хәсәнов Уфада яшәүче авыру балага ярдәм иткән

Теонага онкологик диагноз куйганнар. 

Артур Хәсәновның социаль челтәрләреннән.Артур Хәсәновның социаль челтәрләреннән.
Фото:Артур Хәсәновның социаль челтәрләреннән.

Башкортстаннан мобилизацияләнгән  артист Артур Хәсәнов Уфада яшәүче  лимфобластлы лейкоз белән авыручы Теона Образенконы дәвалауга 30 мең сум акча күчергән. “Хәсән” позывнойлы сугышчы социаль челтәрләрендә  язуынча, бу катлаулы диагнозны балага былтыр декабрьдә куйганнар.  

“Хәсән” җәмәгатьчелеккә кечкенә Теонага ярдәм итү үтенече белән мөрәҗәгать иткән. Баланы дәвалар өчен 10 миллион сумнан артык акча җыелган инде, тагын 5 миллион җыясы калган.

Артур Хәсәнов 2022 елдан махсус операциядә катнаша. Алгы сызыкка юлланганчы ул Дүртөйле районының  мәдәни-ял итү үзәгендә эшләгән. “Хәсән”нең өлешчә мобилизация вакытында интернет йолдызы булуын белмәгән кеше юктыр. Аның Филүс Каһиров реперутарындагы  “Киек каз юллары”н җырлаган видеоязмасы күз ачып йомганчы социаль челтәрләрдә таралды һәм аңа көтелмәгән популярлык алып килде.

2024 елда Артур Хәсәнов СВО зонасындагы хәрби хезмәтләре өчен IV дәрәҗә Георгий тәресенә лаек булды.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас