Популяр татар җырчысы Зарина Асылкаева юмористик ролик бастырганнан соң ир-атлар тарафыннан негатив дулкынына зарланган, анда ул булачак ир-атка карата таләпләрне шаярту рәвешендә бастырган булган. Аның сүзләренчә, ул мондый күләмдә негатив көтмәгән.
Җәйне мин ике ролик төшердем. Беренче ролик: "Зарина, 31 яшь, матур, уңышлы, бай, үз-үземне финанс яктан карый алам". Бу видео астында мин бары тик күңелле комментариялар генә алдым.
Икенче ролигымда ир-атларга карата критерийлар күрсәттем. Бу роликлар бары тик юмористик характерда иде, шуңа күрә анда бернинди яшерен мәгънә һәм ният юк иде, тик анда мине ир-атлар бик каты мыскыл итә башладылар. Көн саен мин үземнең нинди начар булуым, нәрсәдер теләвем турында бик күп тискәре комментарияләр алам. Мин нәрсә әйтергә дә белмим. Ир-атлар хатын-кыз җилкәсендә яшәргә тели..." - дип яза Зарина.
Чыганак: https://kazanfirst.ru/