Барлык яңалыклар

4 сәгать эчендә билетлар беткән

Сүз  Михаил Ефремов катнашкан спектакль турында бара. 

SHOT Телеграм-каналы видеосыннан скриншот.  4 сәгать эчендә билетлар беткән
4 сәгать эчендә билетлар беткән Фото: SHOT Телеграм-каналы видеосыннан скриншот.

Михаил Ефремовның яңа спектакле тирәсендә алыпсатарлар ажиотаж оештырган. Билетларны 4 сәгать эчендә сатып алып бетергәннәр. Хәзер билетларны ике тапкыр кыйммәтрәккә сатып алырга мөмкин.

6 еллык тәнәфестән соң мәскәүлеләр Русиянең атказанган артистын беренчеләрдән булып күрер өчен ничә сум чыгарып салырга әзер соң?

Ефремов катнашлыгында 25 һәм 26 мартта  күрсәтеләчәк “Без свидетелей” спектакленә билетларны  сатып алып бетергәннәр. Премьерага билетларны кичә сата башлаганнар. SHOT Телеграм-каналы журналисты кассалар ачылганчы чиратка баскан, әмма  берничә сәгать узуга нибары бер билет алып өлгергән. Күп тә үтми сатып алынган билетларның бер өлеше шактый  кыйммәтрәк хакка чит онлайн-мәйданчыкларда пәйда булган. Мәсәлән, партерның беренче рәтләрендәге урын кассада 25 мең сум торган. Кулдан исә аны 50 мең сумга саталар.

Бельэтажның беренче рәтенә билетның рәсми бәясе – 8 мең сум, алыпсатарларда – 12 мең сум.

Сентябрь аенда режиссёр Никита Михалков  Ефремовны үзенең театры актёры сыйфатында тәкъдир итте һәм аның таланты файда китерәчәк әле, дип белдерде. Бу  артистның исерек юл һәлакәте ясаганы өчен утырып чыкканнан соң тәүге  спектакле, ул анда  төп рольне башкара. 

Чыганак: SHOT Телеграм-каналы. 

 

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас