Комик Нурлан Сабуров Русиядән депортациядән соң килеп туган хәлгә карата комментарий бирде.
“Килеп туган хәлләргә карата комментарий бирмим, юристлар бар, алар үз дәрәҗәсендә барлык компетентлы органнар белән бу хакта эш алып барачак. Вакыт барысын да үз урынына куяр.
Шуны әйтәсем килә: “Минем стэндап-комик буларак юлым 15 ел элек Екатеринбургта башланды, соңрак Мәскәүдә дәвам итте. Бу еллар эчендә Мин Русиянең күп шәһәрләрендә булдым, кайберләрендә – күп тапкырлар. Мине һәркайда җылы каршы алдылар. Мин иҗади үсеш өчен мөмкинлек алган, артист буларак танылган һәм Русиядә һәм аннан читтә зур күпмилләтле аудиториягә ия булган илгә рәхмәтлемен. Рәхмәт сезгә!”
6 февральдә Сабуровка Русиягә 50 елга керүне тыюлары турында билгеле булды. Аны Дубайдан кайткач, Внуково аэропортында досмотр үткәндә туктатканнар. Комикны илгә кертмәү карарын ул Русиянең миграцион һәм салым законнарын бозуы, шулай ук Украинадагы махсус операцияне тәнкыйтьләве белән аңлатканнар. Комик Алма-Атага юлланган.
Чыганак: SHOT Телеграм-каналы.