-9 °С
Болытлы
Җырчы Илсөя Бәдретдинованың шушы көннәрдә туган көне булган. Шул уңайдан улы Нариман, әнисенә сюрприз ясап, Уфадагы концертына килеп җиткән, – дип яза "Интертат".
Видеода күренгәнчә, бер кәрзин ак лалә чәчәкләре тотып килеп кергән улын күргәч, Илсөя Бәдретдинованың сөенече эченә сыймаган. «Да ладно, улы-ы-ы-м, менә бу бүләк, ичмасам», – дип, улын кочаклап туя алмый әни кеше.
Гомумән, Илсөя Бәдретдинова туган көнендә бик күп бүләкләр кабул иткән.
Видеосы безнең МАХ-каналда.